Казанда Татарстан яшьләр сәясәтенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

29 ноябрьдә 17: 00 сәгатьтә Казанның «Академия» концертлар залында Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтенең 25 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак.

Чарада 1000нән артык кеше катнашачак, алар арасында тармакның атказанган хезмәткәрләре һәм ветераннары, ведомство карамагындагы учреждениеләр һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, шулай ук «илнең яшьләр командасы» Бөтенроссия яшьләр үзидарәсе органнары форумы һәм «Россия яшьләр берлеге»бөтенроссия иҗтимагый оешмасының җирле һәм төбәк оешмалары слетында катнашучылар бар.

Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе киңәшчесе Сергей Степанов, «Россия яшьләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Павел Красноруцкий һәм башка рәсми затлар чараның мәртәбәле кунаклары булачак. 

Катнашучылар Татарстан Республикасының дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә 25 ел эшләү дәверендә ирешкән уңышлары белән таныша алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International