Дәүләт яшьләр сәясәтен үстерүдә яшьләр коммерцияле булмаган оешмаларының роле турында Казанда Кадрлар мәктәбендә фикер алыштылар

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Яшьләр коммерцияле булмаган оешмаларының Бөтенроссия кадрлар мәктәбе кысаларында Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий белән очрашу узды.

Дәүләт яшьләр сәясәте үсешендә яшьләр оешмаларының роле очрашуның төп темасы булды.

Александр Бугаев сәламләү сүзендә дәүләт хакимияте органнарының яшьләр сәясәтен иҗтимагый оешмалар белән алып баручы үзара хезмәттәшлегенең мөһимлеген ассызыклады.

Дамир Фаттахов чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчелеге исеменнән сәламләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International