28 ноябрьдә Казанда «Илнең яшьләр командасы» Бөтенроссия яшьләр үзидарәсе форумында катнашучылар яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев белән очрашты. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов очрашуның кунагы булды.
«Сез бик зур эш башкарасыз. Сез, иҗтимагый структуралар буларак, дәүләт һәм яшьләр арасындагы коммуникацияне билгелисез. Бу бик җитди әйбер», – дип билгеләп үтте яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе. Александр Бугаев үзенең Мәскәү шәһәр Думасы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе булуын белдерде. Ул чарада катнашучыларга кылган эшләре өчен рәхмәт белдерде, чөнки бу илнең киләчәген, тулаем алганда, билгели.
Форумның төп темасы-тиз үзгәрүче мәгълүмати мохиттә яшь сәясәтчеләрне һәм идарәчеләрне үстерү. Александр Бугаев билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә нәкъ менә мәгълүмат мохите, аерым алганда, социаль челтәрләр яшьләр белән хезмәттәшлекнең һәм аны теге яки бу эшчәнлеккә җәлеп итүнең төп механизмы булып тора.