Казанда волонтерлар ярдәменә мохтаҗ кешеләр өчен «бердәм тәрәзә» барлыкка киләчәк

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

28 ноябрьдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында яшьләр эшләре министр урынбасары Анна Захматова һәм «Татарстан Республикасының иреклеләр үзәге» директоры Айрат Мөбәрәкшин катнашында матбугат конференциясе узды.

Безнең республика ирекле хәрәкәт лидерларының берсе булып тора. Волонтерларны ТР территориясендә үткәрелә торган массакүләм чараларда катнашырга чакыралар.

ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары сүзләренә караганда, иреклеләр күп кенә социаль проектларны тормышка ашыруда ярдәм итә.

«Бүгенге көндә төп максатларыбызның берсе - волонтерлар ярдәменә мохтаҗ булган кешеләр өчен һәм битараф булмаган кешеләрнең зур командасына кушылырга теләге булган актив гражданнар өчен «бердәм тәрәзә» булдыру», - дип белдерде Анна Захматова.

28 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр узачак «Мәрхәмәтле Татарстан» форумында республиканың волонтерлык һәм иреклеләр вәкилләре 2022 елга кадәр хәрәкәтнең максатлары һәм бурычлары турында фикер алышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International