Казанда «Мәрхәмәтле Татарстан» иреклеләр форумы уза

2019 елның 29 ноябре, җомга

Казанда регионның иреклеләр бергәлегенең төп вакыйгасы - «Мәрхәмәтле Татарстан» доброволецларының (волонтерларының) йомгаклау форумы уза.

Форум кысаларында Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов катнашында стратегик сессия узачак, анда «2019-2022 елларга Татарстан Республикасының иреклеләр (волонтерлык) үсеше ярдәмче программасы» тәкъдим ителәчәк. Шулай ук «Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге» агымдагы 2019 елда башкарылган эшләргә йомгак ясаячак.

Шулай ук «Татарстан иреклесе-2019» Республика бәйгесенә йомгак ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International