Бүген Казанның «Академия» концертлар залында Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәтенең 25 еллыгына багышланган тантаналы чара уза.
Чарада 1000нән артык кеше катнаша, алар арасында тармакның атказанган хезмәткәрләре һәм ветераннары, ведомство карамагындагы учреждениеләр һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, шулай ук «илнең яшьләр командасы» Бөтенроссия яшьләр үзидарәсе органнары форумы һәм «Россия яшьләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының җирле һәм төбәк оешмалары слетында катнашучылар бар.
Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе киңәшчесе Сергей Степанов, «Россия яшьләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Павел Красноруцкий һәм Татарстанның күренекле җәмәгать эшлеклеләре чараның мәртәбәле кунаклары булды.
ТР Яшьләр эшләре министры очрашуны ачып, яшьләр сәясәтенең барлык чорларын билгеләп үтте, Татарстан яшьләр сәясәте органнарының төрле буыннары алдында торган бурычлар һәм чакырулар турында сөйләде.