Мәскәүдә «Траектория премиясе-2019» тапшырдылар

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

2019 елның 25 ноябрендә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында «Траектория премиясе» бөтенроссия яшьләр үзбилгеләнешенең иң яхшы практикалары конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Конкурс 2013 елдан бирле үткәрелә һәм быел инде җиденче тапкыр уздырыла. 2019 елда Премия – Россия Федерациясенең 60тан артык субъекты, сигез номинация буенча 200ләп гариза, конкурсның эксперт советында 54 кеше, 24 финалист һәм сигез җиңүче. Быел тагын дүрт махсус номинация өстәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International