Бүген, 2 декабрьдә, Казанда «Академия» концертлар залында «Игелекле дулкын»Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең гала-концерты узды. Концертта Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм башкалар катнашты.