Татарстаннан Ләйсән Гатауллина студентлар театрлары арасында «Иң яхшы актриса» номинациясендә лидер булды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Идел буе федераль округының «Идел буе театры» иң массакүләм һәм тамашалы яшьләр фестиваленең округ этабы тәмамланды. Идел буе федераль округының иң яхшы мәктәп һәм студентлар театры исеме өчен округның 14 төбәгеннән 28 коллектив көрәште. Проектта барлыгы җиде меңгә якын яшь актер катнашты. Аларның спектакльләрен 100 меңнән артык кеше карады.

Фестиваль чын мәгънәсендә театр бәйрәменә, Россиядә Театр елының иң якты проектларыннан берсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International