«Черноморец» һәм «Волга» үзәкләренә «Иң яхшысы балаларга» федераль сыйфат билгесе бирелде

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Бүген, 3 декабрьдә, «Иң яхшысы – балаларга» федераль сыйфат билгесе «Черноморец» республика үзәгенә һәм «Волга» яшьләр үзәгенә бирелде. «Черноморец» үзәге директоры Евгений Ветровка һәм «Волга» яшьләр үзәге директоры Рамил Минголовка бүләкне Россиянең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Сергей Рыбальченко тапшырды.

Конкурс 2019 елның гыйнварыннан ноябрь аена кадәр үткәрелде. Анда Россия предприятиеләре, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр өчен хезмәт күрсәтүче фирмалар, учреждениеләр, якын һәм ерак чит илләрдән продукция (хезмәт күрсәтүләр) җибәрүче предприятиеләр катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International