Казанда Коррупциягә каршы юнәлештәге иҗат конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Казанда, Кремльнең Вәкиллек корпусында, Коррупциягә каршы юнәлештәге иҗат конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Җыелучыларга сәламләү сүзе белән Юрий Камалтынов мөрәҗәгать итте.

Генерал-майор, Татарстанда коррупциягә каршы эш юнәлешенә нигез салучы Шамил Дәүләтгилдиев, иң мөһиме – коррупциягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыруны дәвам итү, дип өстәде.

Конкурслар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Быел 500дән артык эш керде - бу Коррупциягә каршы көрәшкә багышланган плакатлар, аппликацияләр һәм видеороликлар.

Конкурста катнашучылар һәм җиңүчеләр фикеренчә, коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади проектлар җәмгыять өчен, аерым алганда, яшьләр өчен дә мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International