ТР Яшьләр эшләре министрлыгында ведомствоның 2020 елга максатлары һәм бурычлары турында фикер алышачаклар

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Җомга көнне, 13 декабрьдә, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында 2020 елга ведомствоның максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру проектын гамәлгә ашыру буенча Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узачак.

Утырышта алдан теркәлү үткән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм республика гражданнары катнаша ала. Теркәлү өчен түбәндәге форманы тутырырга кирәк: http://minmol.tatarstan.ru/rus/zayavka-na-registratsiyu-dlya-uchastiya-v-zasedani.htm. 

Алдан ук теркәлмәгән гражданнар иҗтимагый совет утырышы үткәрелә торган бинада буш урыннар булган очракта гына чарада катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International