2019 елның 6-8 декабрендә Казан шәһәренең «Үзәк стадион» каршындагы футбол-җиңел атлетика манежында ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, авыр тормыш хәлендә калган балалар, профилактик учетның төрле төрләрендә булган балигъ булмаганнар арасында мини - футбол буенча Икенче Республика турниры узачак.
Быел турнирда Татарстан Республикасының 16 районыннан 160 бала катнашачак, барлык катнашучылар һәм озатучылар өчен яшәү, туклану, футбол мәйданчыгы, мәдәни программа оештырылачак.