7 декабрьдә Казанда "Хәтер вахтасы – 2019" республика акциясе ябылу кысаларында Татарстан Республикасының эзтабарлар отрядлары җитәкчеләре советы узды.
Чара барышында эзләнү отрядлары җитәкчеләре советы уздырылды, аның кысаларында эзтабарлар узган сезонга йомгак ясадылар, шулай ук эзләнү экспедицияләре планнары һәм 2020 елда проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Акциянең ябылышында Татарстан Республикасының эзтабарлар отрядлары җитәкчеләре һәм активистлары, Бөтенроссия мәгълүмат-эзләү үзәге белгечләре һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре катнашты.
Шулай ук республиканың эзтабарлар отрядлары командирларына «Татарстан канатлары – легенданы торгызу»китабын тәкъдир иттеләр. Китап авторы Илья Геннадьевич Прокофьев Пе-2 «Татарстан канатлары»самолетын торгызу проекты турында җентекләп сөйләде. Бүгенге көнгә нәтиҗәләр һәм үсеш нинди, планнар һәм перспективалар нинди. Барлык отрядларга да берәр данә яңа китап бүләк ителде. Чөнки советта катнашучыларның күбесе Пе-2 самолетын эзләү һәм күтәрү буенча экспедицияләрдә катнашты.