28 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр «Костер» Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасының 28 муниципаль берәмлегеннән килгән мәктәп хезмәт отрядлары вәкилләре өчен эшче һөнәрләр фестивале узды.
Фестиваль барышында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында Мәктәп хезмәт отрядлары җитәкчеләрен әзерләүнең нәтиҗәле механизмы булдырылды.
Бу чарада 200 кеше катнашты, алар арасында яшь җитәкчеләр (командир, комиссар, мастер/методист), һөнәри белем бирү оешмаларының студентлар активы вәкилләре, шулай ук 14-18 яшьлекләр.