Татарстанда Кар десанты акциясе старт алды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

2 декабрьдә Татарстанда «Кар десанты» дигән патриотик акция старт алды. Анда Балтач, Кукмара, Мамадыш районнарында эшләячәк «Батыр», «яшьлек» һәм «Полярное сияние» студент отрядларының 30 активисты катнашты.

Акция яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә, шулай ук Татарстан Республикасының гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар арасында һөнәри юнәлеш һәм тәрбия эшен оештыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International