1 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр «Яшьлек» һәм «Батыр» отрядлары Татарстан Республикасының муниципаль районнарында узган Бөтенроссия Кар десанты патриотик акциясендә катнаштылар.
Бер атна дәвамында «Яшьлек» отряды Кукмара шәһәрен дә кертеп, 6 торак пунктта булдылар. Һәр мәктәптә десант Яңа Ел открыткалары һәм хыял шәһәре булдыру буенча мастер-класслар, спорт уеннары, сәламәт яшәү рәвеше турында лекцияләр һәм өлкән сыйныф укучылары белән профориентация үткәрде.