Бүген, 9 декабрьдә, республика «Патриот» үзәгендә «Ватан Геройлары көне» уңаеннан хәрби хезмәткә озатуны көткән егетләр өчен бәйрәм концерты оештырылды.
Концертны Бөек Ватан сугышында катнашкан полковник Равил Хәкимов ачып җибәрде. Шуннан соң булачак Ватанны саклаучылар өчен Казан шәһәре югары уку йортларының студентлар коллективлары чыгыш ясады.