11 декабрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында "Ел волонтеры"н сайладылар. Премия Kazan Volunteers хәрәкәтенең 10 еллыгына багышланган иде. Бүләкләү тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова һәм туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.
Мактаулы исемне Казан дәүләт энергетика университетының 21 яшьлек студенты Азиз Мамедов алды.
Ул бүләкне ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Россиянең иң яхшы доброволецы Инесса Клюкина кулыннан алды.