16 декабрьдә 16: 00 сәгатьтә Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында «Татарстан Республикасының беренче курс студенты көне-2019»беренче Республика студентлар иҗаты фестиваленең гала – концерты узачак.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Руфат Кыямов чараның хөрмәтле кунаклары булачак.