Ватан сугышы геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында «Ватан «берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы әгъзасы, «Легион» хәрби-патриотик отряды җитәкчесе Александр Александр Александров Казанның 2 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары өчен ачык Батырлык дәресе үткәрде.
Ул Россиянең эзтабарлар хәрәкәте, Татарстан эзтабарлары эше турында сөйләде. «Легион» эзтабарлар отрядының күчмә музее экспонатлары мисалында ничек киенүләре, ничек ашаулары, сугыш вакытында солдатларның ничек якланулары күрсәтелде.