Декабрь башында «минем илем — минем Россиям»Бөтенроссия конкурсының XVII сезоны старт алды. Бу — «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе, анда Татарстан яшьләре дә катнаша ала.
Конкурс үз рәтләрендә Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән инициативалы яшьләрне берләштерә, алар яшәү регионнары тормышына битараф түгел һәм аны үстерү өчен идеяләр һәм проектлар тәкъдим итәргә әзер.