ГДДДД һәм М №1 театр залында «КАМАЗ» автогигантының бөтенсоюз бәрмә комсомол төзелешенә 50 ел тулуга багышланган «Аларның энтузиазмы һәм энергиясе»театральләштерелгән тамашалар шәһәр конкурсының гала-концерты узды.
Чаллылыларның өч буын вәкилләре-2 нче сыйныф укучысы Сафина Малыкина, яшьләр белән эшләү буенча белгеч Олеся Морковкина һәм хезмәт ветераны – «КАМАЗ»ның беренче төзүчесе Валентина Забродина кунакларга һәм тамашачыларга «Камаз»төзелешенең тарихын искә төшерделәр.