4 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында Яшьләр парламентының икенче утырышы узды. Киңәшмә барышында "Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарына депутатлыкка яшь кандидатлар мәктәбе" белем бирү проектын булдыру тәкъдиме дә кертелде. Мондый инициатива 2020 елда булачак муниципаль сайлауларга бәйле рәвештә туды.