Мәскәүдә «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла торган «вожатыйлар лигасы» Бөтенроссия вожатыйлар осталыгы конкурсы узды.
Бер түбә астында Россиянең 54 төбәгеннән 300 финалист җыелды. Катнашучылар «вожатый-стажер», «вожатый» һәм «өлкән вожатый»номинацияләрендә ярышты. Барлыгы 15 кешедән 20 команда формалаштырылды. Балалар команда һәм шәхси форматта сынаулар узды. Төп бурыч-балаларның белем бирү ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә һәм аларның үсешенә юнәлдерелгән проект эшчәнлегендә үз компетенцияләрен күрсәтү.
Алар арасында Татарстанның ике вәкиле - «Импульс» педагогик отряды командиры Алинә Ухаткина һәм КФУның Алабуга институты студент отрядлары вәкиле Ләйсән Ибениева (алар «Вожатый»номинациясендә катнаштылар) җиңүче булды.