Бүген, 16 декабрьдә, Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институтының инжиниринг үзәгендә йөзләгән студент «Яр Чаллы студентлары лигасы» нигезләмәсен кабул итү һәм яңа оешманың рәисен сайлау өчен студентларның беренче съездына җыелды.
Актив студентлар белән аралашырга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов килде. Аның сүзләренчә, бу студентлар өчен зур адым һәм үз ягыннан яшь кешеләрнең башлангычларына ярдәм итәргә вәгъдә итте.