Бүген Татарстан югары уку йортлары ректорлары советы каршындагы Тәрбия эшләре буенча Совет әгъзалары узып баручы елга йомгак ясадылар. Советның чираттагы утырышы ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм КФУ ның социаль һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Ариф Межведилов рәислегендә узды. Утырышны ачып, алар яшьләр белән эшләүнең төрле юнәлешләрендә системалы карарларның әһәмиятен билгеләп үттеләр.