Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында «Бердәмлекн хезмәте» республика ведомствоара проектын эшләү буенча старт стратегик сессиясе узды.
Сессия кысаларында балалар арасында конфликтларны чишүдә психологик хезмәтнең һәм мәктәп татулаштыру хезмәтенең роле турында фикер алыштылар. Экспертлар шулай ук мәктәп тирәлеген психологик яктан иң уңайлы итәргә, балаларны дус булырга һәм проблемаларны тыныч юл белән хәл итәргә өйрәтү турында сөйләштеләр.