20 декабрьдә Казанда МС «Республика» КВН лигасының финалы тәмамланды. Дүрт команда арасында күңелле һәм якты юмор батлы әзерләнгән иде. Бик күп тамашачылар үзләренең яраткан уенчылары өчен җан атарга килде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Республика» лигасы финалы Татарстан Республикасы Шаяннар һәм Тапкырлар Клубының егерме еллык юбилеена туры килде.