«Татарстанның киләчәген бергә төзибез» — республика конгрессы Казанда шундый исем белән узды. Ә бүген Конгресс кысаларында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов республиканың төрле предприятиеләре һәм оешмаларының эшче яшьләре активы белән очрашты.
Конгресс кысаларында анда катнашучылар яшь белгечләр белән эшләүгә нигезләнгән предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген бәяләү критерийлары турында фикер алыштылар. Шулай ук тармакны камилләштерүгә һәм аның киләчәк перспективалы үсешенә юнәлтелгән, яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фаттаховка тәкъдим итттеләр.