Дамир Фаттахов: «кышкы каникулларда балалар лагерьларында 9000нән артык бала ял итә алачак»

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Бүген, 24 декабрьдә, Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында яңа ел каникуллары чорында бәйрәм чараларын уздыруга багышланган брифингта, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, Татарстанда кышкы каникулларда барлык төрдәге 9339 баланы колачлап, 218 сәламәтләндерү учреждениесе эшләячәк, дип хәбәр итте.

Сменаларның иң популяр юнәлешләре - спорт-сәламәтләндерү, социаль-педагогик һәм иҗади юнәлешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International