Иртәгә, 25 декабрьдә, «Татнефть-Арена» да традицион республика Яңа ел чыршысы узачак. Оештыручылар чараның башлану вакытын үзгәртү турында карар кабул иттеләр, шулай итеп, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен шоу 11.00 сәгатьтә башлана.
Исегезгә төшерәбез, быел республика чыршысы өчен авторлык сюжеты һәм музыкасы белән уникаль Боз әкияте-мюзикл әзерләнә.