Дамир Фаттахов: «Мин сезнең казанышлар белән горурланам»

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Быел Республика Яңа ел чыршысы укуда, иҗатта, спорт һәм иҗтимагый тормышта үзләрен уңышлы күрсәткән бөтен Татарстаннан 8000нән артык баланы җыйды. Авыр тормыш хәлендә калган балалар да тамаша карадылар.

Традиция буенча, балаларны тантаналы чара башланганчы котларга дип, Яшьләр эшләре министрлыгында Дамир Фаттахов җыйды.

«Сез олимпиада җиңүчеләре, иң яхшы спортчылар, сез бүген сәнгатьтә яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр. Кайберләрегез яшь чакта чын батырлык һәм каһарманлык күрсәтте – кеше тормышын саклап калды. Бу безнең республиканың сезнең йөзегездә лаеклы киләчәге булуын раслый. Мин сезнең уңышларыгыз белән горурланам», - диде Татарстан Яшьләр эшләре министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International