1 ноябрьдән 20 декабрьгә кадәр республикада «Татарстанның милли проектлары – 2019»республика фотоконкурсы үткәрелә.
Фотоконкурс «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә гамәлгә ашырыла торган милли проектлар составында Татарстан Республикасы проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен күрсәтү максатында оештырыла.
Оештыручылар үз алдына куйган төп бурычлар – Татарстанда милли проектлар составында төбәк проектларын гамәлгә ашыруга мониторинг ясау, башкарыла торган эшләрнең нәтиҗәлелеген бәяләү, Татарстан җәмәгатьчелегенең игътибарын милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә җәлеп итү, республикада милли проектларны гамәлгә ашыру бурычлары һәм барышы турында халыкка мәгълүмат бирү.