25 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр «Байтик» балалар ял һәм сәләмәтләндерү лагерында «Әйдаманнар мәктәбе» узачак.
Мәктәп профильле җәйге лагерьлар һәм «Сәләт» форумнары өчен әйдаманнар командасын формалаштыруга юнәлдерелгән. Мәктәптә 180 кеше – 2020 елның җәендә әйдаман булырга теләгән вуз һәм ссуз студентлары катнашачак. Проектның географиясе Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Удмуртия, Саратов һәм Самара өлкәләреннән, шулай ук Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләреннән гыйбарәт.