«Татарстан Республикасы Ел студенты»Гран-при кемгә тапшырылачак?

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Бер атнадан соң, 25 гыйнварда «Пирамида» да «Татарстан Ел студенты» республика премиясен тапшырачаклар.

Бүген, 17 гыйнварда Татарстан Яшьләр министрлыгында «Гран-при» номинациясе буенча ачык презентацияләр узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр, лауреатлар һәм махсус призлар ияләре билгеләнә. Конкурста «Гран-при» өчен көрәшергә 9 кеше килде. Премиянең финалы 25 гыйнварда Россия студентлары көнендә 18 номинациядә лауреатларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.

Сүз уңаенда, премиядә катнашу өчен сайт аша studgrant.ru Татарстан Республикасының 6 шәһәреннән: Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Лениногорск шәһәрләреннән 301 гариза бирелгән.

Ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы Ел студенты» премиясе Татарстан Республикасы югары белем бирү программалары буенча талантлы укучыларны ачыклауга, аларга ярдәм итүгә һәм бүләкләүгә юнәлдерелгән, шулай ук студентлар үзидарәсен үстерү һәм студентларның иҗади, фәнни, спорт һәм социаль активлыгын арттыру максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International