Казанның Арча зиратында Бөек Ватан сугышы елларында сынау очышын башкарганда һәлак булган Пе-8 самолеты экипажы каберенә һәйкәл куелды.
Ачылыш тантанасына ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, шулай ук ветераннар, волонтерлар, яшьармиячеләр һәм самолет экипажының бер әгъзасының оныгы Александр Лапко килде.