Татарстан муниципалитетлары беренче тапкыр яшьләр белән эшләү проектларына грантлар ала алачак: республика Президенты моның өчен ел саен 50 миллион сум акча бүлеп бирә

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан районнарында яшьләр белән эшләү бүлекләре һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре беренче тапкыр үз проектларын гамәлгә ашыруга грант ярдәме ала алачак. Моның өчен республика ел саен 50 миллион сум акча бүлеп бирәчәк. ТР Яшьләр эшләре министрлыкның әлеге инициативасын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Грантлар бирү конкурс нигезендә башкарылачак. Һәр муниципалитет инде гамәлдә булган һәм яңа эшләнә торган проектларны да тәкъдим итә ала. Грант акчалары 30 муниципаль берәмлек арасында бүленер дип көтелә: аларның 10сы – 500 мең сум, тагын 10сы-1,5 миллион сум, һәм, ниһаять, иң яхшы 10 проект 3 миллион сум күләмендә финансланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International