«Җәй – балаларга» Президент программасы ярдәмендә Татарстан ил күләмендә уникаль балалар һәм яшьләр өчен ял инфраструктурасы алачак. Бу хакта республиканың яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә белдерде.
«2019 елда без яңа объектларны проектлаштыру буенча масштаблы эш башкардык, лагерьларда төзү-монтаж эшләрен башладык. Ә быел республиканың берьюлы берничә районында, ниһаять, безнең программа буенча яңартылган лагерьлар ачылачак – актуаль һәм заманча, көтеп алынган һәм тирә - юньнең сыйфаты буенча өр-яңа», - дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов.