Узган ел эчендә Яшьләр эшләре министрлыгы 828 халыкара, бөтенроссия һәм төбәк чараларын үткәрде. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә белдерде.
Яшьләр сәясәтенең вакыйгалар календареның уртача тыгызлыгы көненә 2,5 чара тәшкил итте, дип ассызыклады министр. Фәттахов сүзләренчә, иҗади конкурслар һәм фестивальләр генә түгел, эшлекле форумнар һәм конгресслар да үткәрелгән. Аның сүзләренә караганда, бу чаралар һәм проектлар аша Татарстанда яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү өчен мохит булдырыла. Узган ел, әлеге проектлар белән беррәттән, министрлык берничә яңа проект башлап җибәрде. Мәсәлән, урам субкультуралары вәкилләрен берләштергән URAM хәрәкәте даими эшләп килә торган вакыйга платформасына әверелде. 2019 елда нәкъ менә бу хәрәкәт яңа форматта Яшьләр көнен үткәрү инициаторларының берсе булды. Чара 27 июньдә Елга порты территориясендә узды һәм 10 меңнән артык кешене җыйды.
«ТАБА» этнокультура проектларының беренче акселераторына яшьләр өчен аерым урын бирелде.