Яшьләр эшләре министрлыгы яшьләрне ачык сөйләшүгә чакыра

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов тармак буенча хезмәттәшләрен социаль челтәрләрдә эшне көчәйтергә һәм яшьләр белән аралашуның яңа форматына күчәргә чакырды. «Яшьләр менторлык позициясен танымый, безгә дә партнерлар булу күпкә кызыграк һәм файдалы, ачыклык һәм диалог безгә кирәкле нәтиҗәләр бирә», - дип белдерде Дамир Фәттахов.

Министрлык коллегиясе утырышында ул искәрткәнчә, «Автобус 14-30» акциясе һәм 2019 елда Яшьләр парламентына сайлаулар нәтиҗәсендә республиканың барлык районнарында яшьләр белән ачык очрашулар уздырылган.

Ул тагын бер кат яшьләр белән ачык аралашуда социаль челтәрләр зур роль уйнавын ассызыклады һәм Татарстан районнары җитәкчеләрен әлеге мәйданчыкларда эшне активлаштырырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International