2019 елда татарстанлыларның волонтерлык башлангычлары федераль бюджеттан грантлар рәвешендә 13 миллион сумнан артык акча алды, Казаннан Инесса Клюкина илнең иң яхшы волонтеры булды, ә Татарстан федераль дәрәҗәдә игелекле эшләр төбәге дип танылды. Безнең республикада иреклелек хәрәкәтен үстерү өлкәсендә җитди алгарыш турында Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде.
Ул искәрткәнчә, иреклелек һәм волонтерлыкны үстерү «Мәгариф»милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яшьләр эшләре министрлыгының җаваплылыгы булып тора.