Татарстан Хөкүмәте республиканың яшьләр үзәкләрен яңа программага 2 миллиард сум бүлеп бирәчәк. Яшьләр эшләре министрлыгының тиешле тәкъдимен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Яшьләр үзәкләрен яңарту «җәй – балаларга» лагерьларын яңарту программасының логик дәвамы булачак. ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Рөстәм Миңнехановка «яшьләргә шундый зур инвестицияләр кертүе өчен» рәхмәт белдерде.