ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2019 елда яшьләр сәясәте тармагы буенча уртача хезмәт хакын 27 759 сумга җиткерү мөмкин булды. Бу хакта ведомствоның йомгаклау коллегиясендә яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр итте.
Әйтик, педагог-психологларның уртача хезмәт хакы 35,5 мең сумнан артып китә, яшьләр белән эшләү белгечләрендә ул 27 654 сум, учреждение методистларында 25 103 сум дәрәҗәсендә теркәлгән. Әлеге мәгълүматларны Дамир Фәттахов китерде.
«Без элеккечә үк тармакта хезмәт хакын өстәмә белем бирү учреждениеләре дәрәҗәсенә җиткерергә омтылабыз – 33 282 сум. Моның өчен финанс министрлыгы белән тиешле килешүләр бар, бу елга өстәмә финанслауның гомуми күләме билгеләнде. Нәтиҗәгә ирешүдә җирле финанс-бюджет палаталары аерым роль уйный, шуңа күрә муниципаль берәмлекләр адресына финанс чараларын максатчан һәм адреслы рәвештә яшьләр сәясәте учреждениеләренә җиткерүне контрольдә тотуны көчәйтү үтенече белән мөрәҗәгать итәбез», - дип белдерде министр.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр соңгы тапкыр өлкәдә хезмәт хакын индексацияләү 2014 елда үткәрелгән иде. 2019 елның гыйнварында яшьләр сәясәте белгечләренең хезмәт хакын арттыру үтенече белән яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Яшьләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясады. Татарстан Президенты бу карарны хуплады.