«БДБ илләре студентлар язы» Беренче халыкара фестивале Казанда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә-2020 елның июнендә узачак. Фестивальдә 9 илдән 1,5 меңгә якын студент катнашачак. Фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
Студентлар иҗатының мондый масштаблы фестивален уздыру хокукын Татарстан 2019 елда Россия Студентлар язында берсүзсез җиңүе аркасында алды. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә министр Дамир Фәттахов хәбәр итте.