Бүген, 23 гыйнварда, «Сәмрух-2019» еллык премиясенең соңгы сайлап алу этабы узды. Быел премиягә 67 гариза бирелгән, шуларның 50се турыдан-туры этапка чакырылган иде.
«Ел сәлкеше», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры», «Ел кулдашлары», «Ел клубы», «Ел аланы»номинацияләрендә финалга кемнәр үтүе билгеле инде.
«Сәләт җырлый» номинациясендә җиңүче җырны берләшмәнең рәсми сайтында тавыш бирү юлы белән билгелиләр. Ә «Ел әйдаманы» номинациясендә җиңүче исеме инде ноябрьдә үк билгеле булды: әлеге номинациядә җиңүче вожатыйлар осталыгы конкурсында билгеләнә.
Быел «Сәләт-Саба-2019 " сменасының әйдаманы Гөлназ Гатина җиңүче булды. Ул «Сәмрух» премиясен генә түгел, ә чит ил уку-укыту семинарында катнашу мөмкинлеген дә алачак.
Ә калган җиңүчеләрне 19 февральдә-бүләкләү тантанасында игълан итәчәкләр.