“Ел казанышы” бул: Татарстанда иң талантлы студентны сайлаячаклар

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Сез бу мизгелне бик көттегез, һәм ул килеп җитте – һөнәри белем бирү оешмаларының студентлар үзидарәсе органнары арасында «Татарстан Республикасы Ел казанышы – 2019»IV Республика премиясенең заявка компаниясе старт ала.

Премиягә берничә үзгәреш кертелде:

1. Гадәти папкалар-портфолио электрон форматка алыштырылды.

2. «Ел волонтеры» номинациясе яңа номинация - «Ел иреклесе»дип үзгәртелде.

3. «Елның иреклеләр берләшмәсе»дигән яңа номинация барлыкка килде.

Конкурста 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге урта һөнәри белем бирү программалары буенча көндезге уку формалары укучылары катнаша ала. Укыту Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан һөнәри белем бирү оешмаларында алып барылырга тиеш. Шулай ук премиядә студентлар коллективлары, берләшмәләре һәм оешмалары (студентлар советлары, тулай торакларның студентлар советлары, студентлар клублары, студентлар фәнни җәмгыятьләре, студентлар медиа һ. б. катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International