25 гыйнварда КФУ «Уникс» мәдәни – спорт комплексында Бөтенроссия студентлар көне-Татьяна көнен бәйрәм итүгә багышланган зур концерт булды. Бәйрәм концертын Казан федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов ачты.
Студентларга, хезмәткәрләргә һәм профессор-укытучылар составына сәламләү сүзе белән шулай ук бәйрәмнең мактаулы кунаклары: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев, балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов һәм «Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Руфат Кыямов мөрәҗәгать иттеләр.