Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында яңа сезонда беренче тапкыр Татарстан Республикасы югары уку йортларының тәрбия эшләре советы утырышы узды

2020 елның 1 феврале, шимбә

Яшьләр эшләре министрлыгында Татарстан Республикасы югары уку йортларының тәрбия эшләре Советының яңа сезонда беренче утырышы узды. Чарада ТР Яшьләр эшләре  министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, тәрбия эшләре буенча Совет рәисе Ариф Межведилов, «Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге» АКБО җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин, «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Руфат Кыямов һ. б. катнашты.

Очрашуны ачып, Тимур Сөләйманов советка җайга салынган эш өчен рәхмәт белдерде һәм 2020 елга планнарга тукталды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International