ТР Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина «Россия лидерлары» конкурсының финалына чыкты

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Түбән Новгородта шул ук исемдәге стадионда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән үткәрелә торган «Россия лидерлары-2020» конкурсы финалына барачак финалистларны сайладылар. 300 ярымфиналчының җидесе лидерлыкка чыкты.

Татарстанлылар арасында Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, ВТБ банкы идарәчесе Ирек Садыйков, Татарстан Дәүләт Советы каршындагы I чакырылыш Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина, шулай ук ТР хәрби прокуроры урынбасары Карен Додонов, «Алабуга» МИЗ АҖ юридик хезмәте җитәкчесе Никита Хилимончик, «Зенит» АНП салым практикасы җитәкчесе Закир Абдрәшитов һәм «Джи Ди Си Сервисез» компаниясе бүлеге җитәкчесе Тимур Кайданный иң көчлеләрдән булды.

Ярымфиналның ике көне дәвамында катнашучылар төрле дәрәҗәдәге идарә итү кейсларын чиштеләр. Эш нәтиҗәләре буенча һәр конкурсант бәяләүчеләрдән шәхси тәкъдимнәр алды. Бәяләү чараларыннан тыш, ярымфиналда очрашулар һәм мастер-класслар узды. Россия икътисады перспективалары турында лекцияне ярымфиналда катнашучылар өчен Ломоносов исемендәге МДУның икътисад факультеты деканы Александр Аузан укыды. Ярымфиналга чыгучыларның барысы да Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко имзалаган грамота белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International